Тэтимол 2015

БОЛЫН[бŏлŏн] «луг» > чув. пăлăм, мар. былым id. < алт., як. булуң, хак. пулуң, бор. төрки, монг. булуң «почмак, болын, тоба; елга бөгелеше, елга алкасы белән уратылып алынган җир» сүзеннән (семантик үсеш ягыннан чаг. Тугай ), чаг. ш. ук монг., бур. булаң «кәкрелек, дугай», эвенк. болан «почмак» һ.б., бор. төрки buluŋ «түтәрәм (дүрттән бер өлеш)». К. Räsänen 1969: 88–89; ЭСТЯ II: 261–262; Мурзаев: 101; Федотов I: 346. Рус. булунчик «кечкенә култык» тур. Аникин: 141.

Бор. булуң сүзен М. Рясянен бор. буңул «почмак» сүзеннән метатеза дип карый, бу сүз исә бор. төрки, гом. төрки буң, муң «почмак, тупик» тамырыннан, к. Мөеш.



Предыдущая статья            Следующая статья