Тэтимол 2015

БОЛДЫР[бŏлдŏр] «сени, крыльцо» > чув. пăлтăр, мар. пулдыр, пылдыр, пӹлдӹр, иске мар. пулдыр (к. СФУ № 3, 1987: 209–210), иске чув. плдарь (к. Сергеев 1970: 231) «болдыр; бәләсә» < фар. пули дäр «ишек (ишегалды) күпере» (пул «күпер», дар «ишек»), к. ш. ук фар. бāлā дäр «ишек өстендәге тәрәзә яки так (куыш)». Рус. булдырь «авылдан читтә торган өй» сүзен чувашчадан дип, ә чуваш сүзе чув. пăл «такта (агач) морҗа» сүзеннән дип раслау (Федотов I: 396) дөрес түгел. «Морҗа» мәгъ. «болдыр» мәгънәсеннән (яки киресенчә) килеп чыкмастыр кебек.

Даль сүзлегендә һәм бүтән рус диалекталь сүзлекләреннән күренгәнчә, болдарь, болдырь, булд´ыр «түмгәк, өем, үзендә куе чүп үлән үскән кечкенә калкулык» һ.б.ш. мәгъ. кулланыла. К. Аникин: 132, 140 (моның ише сүзләр, ихтимал, монг. телләреннән, димәкче һәм тат. болдырны искә алмый); Ахметьянов 1989: 129–130.



Предыдущая статья            Следующая статья