БОЛГАРИ «булгарский; сорт высококачественной кожи» – бу ясалышы буенча гарәпчә сүз һәр ике мәгънәдә гарәпчә һ.б. язылышларда хәтсез күп төрки, монг., фар. һ.б. чыганакларда һәм вариантларда (булгайры, булгайыр, былгāр һ.б.) XII г. бирле очрый. Монг. (ССТМЯ I: 91) булигаар «яхшы күн» болгар < булгар сүзеннән борынгырак бер вариантын чагылдыруы да ихтимал. Рус. булгар «кара күн» тур. Аникин: 139–140 (шунда ук бай әдәбият күрсәтелә). Тарихта Болгари күп кенә мәшһүр кешеләрнең (аларның кайберләре гарәп илләрендә, Иранда, Төркиядә яшәгән) тәхәллүсе булган. Хәз. көндә дә татарлар арасында Болгари фамилиясен алучылар очрый. |