БОЛГАР[бŏлғар] «булгар, булгарин (один из булгар); Булгария (Волжская Болгария)» – один из древних этнонимов, который татары, по-видимому, издавна произносят по-своему (с ŏ в первом слоге)» ~ чув. пăлхар id. (ләкин чувашларда бу сүз китаби телдән XIX г. ясалма рәвештә таралган булса кирәк). Тат. яз. ядкәрләрендә бу сүз ким дигәндә XVI г. бирле (Мөхәммәдьяр) билгеле. Ә гомумән булгар атамасы тәүләп 482 елда Византия чыганакларында искә алына (к. Менгес: 47–52). Аннары, бор. Сурия чыганакларында хәбәр ителгәнчә, VI г., Булгариос дигән авар шаһзадәсе, үзенең 10000 кешесе белән килеп, Византия императоры Маврикийгә хезмәткә кергән. Нимес тарихчысы Карл Альтһәйм бу сүзне төркичә бүрегәр «бүре кабиләсе, бүре токымы» дип аңлаткан (К. Altheim: 226), чөнки кайбер (әрм. һ.б.) чыганакларда болгарларны бургар дип атау күзәтелә. Болгар < булгар сүзенең гар. язылышларын һәвәскәр тарихчы Ә.В. Булатов (к. аныкы: К этимологии слова Болгар // Уч. зап. ЧНИИ. XXIX. 1966: 259–260) һәм Б.Н. Заходер (1967: 23–45) китерәләр. Ул язылышлар бик төрлечә: блғар, брғар, бунғар, блқар, блхар, блкар (йомшак к белән!) һ.б. Ә. Булатов фикеренчә, бу сүз болғар «бөек (зур, мул) гар халкы» дигәннән. Шуны әйтергә кирәк, ﻙ белән язу Болгарстан ядкәрләрендә (чүлмәкләрдә, тәңкәләрдә һ.б.) да күзәтелә. З. Вәлиди (Velidi: 169) болгар сүзенең бор. варианты балугар димәкче, тик бу раслама да тикшерүгә мохтаҗ. Ш. ук болгар һәм балкар этнонимнарын тәңгәлләштерү дә төрле яктан тәнкыйтьләнә. Безнеңчә, болгар < булгар сүзен -ғар//-гәр, -қар//-кәр, -ғыр//-қыр элементына беткән күпсанлы һунн һәм дә эвенк-тунгус этнонимнары рәтендә карап тикшерергә кирәк. Болгар сүзен (бик теләп) рус. волгарь «Волга (Идел) кешесе» дип аңлатулар еш очрый. Ләкин М. Фасмер (I: 187, 337) моны кире кага, чөнки тарихи чыганакларда болгар сүзе волгарь сүзеннән күп гасырлар элек һәм Волгадан ерак җирдә теркәлгән. Тик М. Фасмерның үзенең яклаган этимологиясе – төрки булга- «болгау, бутау» сүзеннән (янәсе, болгарлар кушылгак халык, «болганган» кавем) диюе дә ышандырмый. Гомумән, бу бик бор. этнонимның чыгышын төгәл билгеләү гамәлдә мөмкин түгел. К. Бигәр; Болгари. К. ш. ук Feher 1921; Федотов 1990: 32–34 (Фасмер фикере яклы); Тимергалин: 99–100. |