Тэтимол 2015

БОЛАМЫК «месиво; мучная каша» > мар. быламык, пуламык (Гордеев I: 252; Упымарий 166), чув. диал. пăламăк < гом. кыпч. буламық, буламуқ, чыгт. буламақ, буламач, бор. чыгт. bulamaq, монг. bulamaγ id. ← гом. төрки, монг. була- < булға- «болгау, болгату» сүзеннән (к. Радлов IV: 1841–1842), к. ш. ук иске тат. (ЛТ I: 103), гаг., төр. буламач, аз. буламаҗ «боламык» һ.б. Чаг. ш. ук тат. диал. (ЗДС: 128) болама, болгама «боламык; тәртипсезлек» һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья