Тэтимол 2015

БОЗ-У[бŏз-] «портить», диал. (ТТДС I: 90) «разбить на части», «разделывать, разделить тушу (не соблюдая этикета)» < гом. кыпч., уйг., чыгт. буз-, төркм. поз- алт., хак. пус-, госм. боз- < бор. төрки (ДТС: 130) boz-, buz- «бозу, яралау, тар-мар итү», «түшкәне тәртипсез бүлгәләү» (хәлбуки мәҗлесләрдә пешерелгән түшкәне бозуның катгый төгәл кагыйдәләре булган; чаг. тат. коймак бозу «кәләш гыйффәтсез булып чыкса, сый коймагын кияү пәкесе белән ерткалап чыгып китү»). Боз- < буз- фигыле электән үк борчы- < бурчы- «борчу» фигыле белән чагыштырыла (бурчы- үзе бор. *бур- «бозу» фигыленең ешайтулы формасы: «еш кына бозу») һәм моңа семантик нигезләр шиксез (к. Будагов I: 280), к. алт. буру «гаеп; тәртип бозу» ~ бор. монг. (Поппе 1938: 126) buruγu, buraγu «ялгышлык, бозылу» > эвенк., як. (ССТМЯ I: 114) буруу, буруй «бозу; гаепле булу» һ.б.

Тат. теленнән бу сүз күрше телләргә таралган: чув. пăс-, мар. пуз-, пуж- «бозу, вату, комачаулау» (к. ш. ук. мар. пужык, пузык «бозык», пузукчо «бозымчы, сихерче» һ.б.). ЭСТЯ VII: 113–115.

Боз- продуктив нигез: бозгын, бозыл-у, боздыр-у; бозык, бозым «сихер».



Предыдущая статья            Следующая статья