БОЗДЫГАН[бŏздŏған] «клевец; воеводский жезл, у которого яблоко набито гвоздями» ~ төр. bozdoğan «махсус гөрзи» ~ асылда тат. диал. (Тумашева 1992: 177) пос туйгун «чуар лачын» сүзеннән: боздыганның башы тәүдә ерткыч кош башы рәвешендә ясалган булган (бу хакта махсус рәсемнәргә таянабыз). К. Бүзтойгын, Бүзтургай. Боздыган сүзе күптәннән инде слав. телләренә кергән (иске рус. буздыхан), к. Добродомов 1974: 29–31. Бу автор да, М. Рясянен да бу сүзне буз- «бозу» белән аңлаталар, чөнки алар төр. bozdoğanның үзен күрмәгәннәр! |