Тэтимол 2015

БОЗАУ[бŏзаw], себ. (Тумашева 1992: 176) посау «телёнок» ~башк. бŏҙау, быҙау < гом. кыпч. бузаw > угыз. бузоw, бозоw < бор. төрки (ДТС: 130) buzaγ, buzaγu ~ бор. монг. biraγu (хәз. монг. буруу), уйг. диал. (Zenker) burγu ~ чув. пăру (< болг. *бŏру) id.; тат. бозағы «тире-күн сорты, бозау күн» < чыгт. бузағу, госм. бузағы һ.б. (Радлов IV: 1867–1868), к. ш. ук кырг.,төркм. диал. музоо, уйг. диал. музай, мозай id. (гомумән, бу сүзнең фонетик вариантлары бик күп, к. Joki 1925: 111; ЭСТЯ II: 239–242), як. бурғунас «тана» һ.б.

Бозаw бор. төрки *буза- фигыленнән булса кирәк, ул чагында аның тамыры буз < *бург һәм бу сүз яшь сыерны белдергән: бузагы < бурағы «яшь сыер буласы» мәгъ. ясалган, к. иске монг. buru < buraγu ~ чыгт. torbaq «өч яшьлек бозау» (Поппе 1938: 282).

Географик җәһәттән -r- варианты киң таралган: венг. borju «бозау» ~ эвенк. бээру «кәҗә тәкәсе», мар. прĕзы, пĕрезь, пырэзĕ «башмак, бозау» < болг. *бŏрусы «бозавы; башмагы». Рус. бурун «башмак» < бур. буруун id. тур. Аникин: 145.

Сүзнең тамыры тур. күп фикерләр әйтелгән. Э.В. Севортян төр. диал. buza- «бозаулау» сүзеннән *buz «бозау» тамырын аерып күрсәтә. Шуны әйтергә кирәк иң бор. тамыр *буз түгел, чөнки төрки -з < -р. Аннары тамыр – төрки сүз, монг. biraγu, эвенк. беру һ.б. төрки телләрдән алынган. Димәк, төрки телләрдән тыш чагыштыру объекты бур ~ бир гына була ала: к. грек. porıs, талыш. purna «бозау»; икенче яктан шумер. buru «бозау», bir «мөгезле эре терлек» һ.б. Ләкин болар барысы да юраулы. К. ш. ук Räsänen 1969: 74–75; Федотов I: 402–403.

Бозау продуктив нигез: бозаулы, бозаулык (бозауларны утлату өчен киртәләп алынган урын); бозаула-у, бозаулат-у, бозаучы. К. Бозаубаш.



Предыдущая статья            Следующая статья