Тэтимол 2015

БОЗАРА[бŏзара] (ДС II: 78) «хорёк, вид хорька» ~ удм. бызара «йомран; бозара», мар. пушара, чув. пăсара «көзән, бозара» < пăсар- < иске тат. *бŏзар- «сасы ис чыгару» (?) < *боз-гыр ? ← боз-з, *быз-з тәкълиди сүзеннән (к. рус. бздить id.). Федотов (I: 404) чув. сүзен чыгт., уйг. диал. осар- һ.б. «усыру» сүзеннән димәкче, ләкин, безнеңчә, ул сүзнең бозар- сүзенә турыдан-туры кагылышы юк (Федотов тат. вариантны күрсәтмәгән дә).



Предыдущая статья            Следующая статья