Тэтимол 2015

БОЗ «лёд; град», себ. (Тумашева 1992: 153) мŏс, башк. диал. (БТДҺ: 233) мŏз, муз (кайбер башкорт филологлары бу сүзне әд. нормага кертмәкче) ~ нуг., к.-балк., ком., угыз. буз < бор. төрки (ДТС: 130) buz < бор. гом. төрки *бууз (к. төркм. бууз, як. буус, муус) < *пуург ~ чув. пăр [пŏр] id. Сүзнең м- варианты каз., к.-калп., уйг., үзб. телләрдә очрый һәм ул икенчел булса кирәк; моз < муз иске тат. әд. телдә дә кулланылган. К. ш. ук алт., хак. пус, алт. диал. бус һ.б. «боз».

Бŏз < бууз бор. бу (фигыль һәм исем) сүзеннән, к. гом. кыпч. буй- < буҙ-, бор. төрки (ДТС: 120) ви – «туңу, кату, өшү» (к. Боек ) һ.б. К. ЭСТЯ II: 238–239. Бор. *бург тамыры тат. диал., башк. (БТДҺ: 53) бŏрғақ, борғанак «вак йомры кар» сүзендә дә саклана. Төрки телләрдән тыш буз сүзе эвенк. буксэ һ.б. (к. ССТМЯ I: 105) сүзе белән чагыштырыла, к. ш. ук эвенк. (ССТМЯ I: 113) бурка «вак каты кар», эвен. бурқу, бурқун «кар йомгагы» һ.б. Räsänen 1969: 91; Федотов I: 398. Рус. бузлук, базлук, базлык «боз өстендә йөрү өчен дагалы аякчу» тур. Аникин: 108 (арытабангы әдәбият күрсәтелә).

Боз продуктив нигез: бозлы, бозсыз, бозлык; бозлак, бозлавык; бозлан-у, бозла-у. Сүзнең фигыль мәгъ. диал. (ЗДС: 127) бозғақ «бозлак» сүзендә чагыла.



Предыдущая статья            Следующая статья