Тэтимол 2015

БОҖЫР[бŏҗŏр] «куропатка; рябчик» ~ башк. (БТДҺ: 52) бŏжŏр, бŏзŏр, чув. пăчăр [пŏҗŏр] id., каз. бŏжыр, тув. бозур каз., як. буҗур, монг. боҗур, буҗигир «бөдрә, шадра», башк. бөзөр, быжыр «су өстендә дулкынчыклар», каз. (Будагов I: 244) бужур, кырг. бүчүр «шадра» сүзе белән чагыштырыла һәм пăч < бŏҗ «тап, тимгел» тамырыннан дип карала (Егоров 1964: 151). Семантик параллельләр итеп рус. рябь ~ рябчик күз алдында тотыла. Ләкин эвенк. бучуғарас, бöчүгүрäс, бöчүгүнүöр «боҗыр» бөтенләй бүтән юнәлештә – як. бочигира – «чыркылдау, көртләү» сүзеннән дип аңлатыла, к. ССТМЯ I: 117. Федотов I: 409.



Предыдущая статья            Следующая статья