БОЕРЫК[бŏйŏр ы̌қ] «повеление, приказ» < гом. кыпч. буйруқ (нуг., каз., к.-калп. буйрық), куман., госм. һ.б. (Радлов IV: 1811) буjуруқ id. ~ бор. төрки (ДТС: 121, 125) bujuruq, bujruq мәсьүл кешенең титулы («эч бойрык», «тыш бойрык» һ.б. булган) һ.б. Тат. боерык ← боер- сүзнең төп мәгъ. кулланыла, әмма бор. һәм кайбер иске телләрдә бу сүз затны, шәхесне һәм эшнең үзен дә белдергән, к. Бартольд V: 502; Györffy G. Die Rolle des Buyruq in der alttürkischen Gesellschaft // Actа orientalia (Budapest). XI. 1966: 174–180. Боерык сүзеннән бор. заманнарда ук боерыкчы сүзе ясалган һәм ул идарәви термин булган: боеручы исә ирекле мәгънәдәге сүз; әмма боерчы (бор. төрки телләрдә -чы//-че кушымчасы турыдан-туры фигыль нигезенә ялганган) ш. ук термин булган (к. Боерчы ). Боерык сүзенең nomina agentis мәгъ. бор. Дунай болгарлары ядкәрләрендә wyrg рәвешендә, венг. телендә ur «әфәнде, начальник» сүзендә чагыла (Dоnuk: 11–13). |