Тэтимол 2015

БОЕРЧЫ[бŏйŏрч ы̌] тар. «высший судебный чин в татарских государствах (Казань, Тобольск)» – гомумән, бу сүз язмада сакланмаган (безгә мәгълүм түгел) – ул мар. (Paasonen 1939: 67–69, 187–188) пуйыршо – йумын удырже «пуйыршо – Юманың [тәңренең кызы]» һәм эрхэ пуйыршо «угыл пуйыршо» сүзләреннән һәм манси мифологиясендәге пойрĕхш, пайрыхсы, хант. пайрахта (к. Kannisto 1958: 145) «тәңренең урынбасары» сүзләреннән чыгып тәнәйтелә, к. ш. ук мар. (Иванов-Тужаров: 181) пурыкшо «язмыш тәңресе», (Wichman 1932: 28) бүршо «Уган, дөньяны бар иткән тәңре»; мар. сүзләренең төркичә яңгырашы буйырчы яки буйрыкчы булуына шик юк: төрки дәүләтләрендә буйрук яисә буйрукчы титулы яз. мәгълүматлардан яхшы билгеле (к. Боерык ). Мари һәм ханты-манси мифологиясендә төрки дәүләтләрнең сарай иерархиясе чагылыш табуы да билгеле. Фин-угор мәгълүматларына слав. мәгълүматлары өстәлә: бор. рус. (1229 елдан, ягъни монгол яулары килүдән элек) биричь, бирюч, бирчий «суд хөкемен игълан итүче, пристав», укр. бiрич, слов. birič «суд хөкемен җиренә җиткерүче», лужица телендә bĕrč, bĕrıč, berıč «полиция шымчысы». Бу сүзләрнең изоглоссаларына карап хөкем йөрткәндә, алар тик авар теленнән генә була ала (Идел болгарларыннан дисәң, нишләп алар Германиянең төньягында яшәгән «лужичин»нарга кадәр барып җитә алсын?), к. Фасмер I: 167. Икенче яктан, ханты-мансилар мәзкүр сүзләрне аварлардан откан дип тә раслап булмый. Димәк, боерчы < буйуруғчы сүзе (һәм эше) бор. Күктүрек дәүләтендә үк булган.

Китерелгән (һәм бүтән кайбер) мәгълүматлардан ук күренгәнчә, бор. төрки буйурчы, буйуруғчы суд карарын игълан итүче булган: җаваплы очракларда авыр карарны ханның кызы әйтеп биргән (ул, мөгаен, гөнаһсыз кызчык булгандыр): бу хәл карарның объективлыгын ассысызыклау өчен эшләнгән, к. ш. ук Скворцов 1972: 392–406 (бирчий сүзен чув. пүрүч сүзеннән ди, ләкин чув. сүзлекләрендә андый сүз юк!).



Предыдущая статья            Следующая статья