Тэтимол 2015

БОЕР-У[бŏйŏр-], себ. (Тумашева 1992: 180) пүр-, пүүр- «приказывать, повелевать» < гом. кыпч., гом. угыз., үзб. буйур- (> нуг., к.-калп. буйыр-, каз. бŏйыр-), уйг. диал. буйура- «боеру; җибәрү, күндерү; рәхим итеп, килү» (ләкин соңгы мәгъ. икенчел булса кирәк) ← бор. *буй-, *буйу- «боеру, эш кушу» (к. ЭСТЯ II: 245–247): Э.В. Севортян лобнор төрки телендә һәм уйг. диал. буй(у)-, buju- «боеру» мисалларын китерә, ләкин бүтән дәлилләр дә бар: тат. диал. бөйөм, башк. бŏйŏм «боерык; йомыш» ~ нуг. буйым «әмер; кирәклек, хаҗәт» (к. ш. ук Боелык ) ← бŏй- < буй- «кирәк булу; абсолют хаҗәт булу». Шулай итеп, бŏйŏр- < буйур- < *буйғур- асылда «кирәклекне аңлату» мәгъ. булган.

Себ. тат. (Радлов IV: 1397) пүүр- > пүр- «боеру» ~ чув. пүр «язмышны билгеләү (Алла боеру)» игътибарны җәлеп итә: бу очраклы тәңгәллекме, яисә бор. багланышларны чагылдырамы? Ошбу палаталь вариант мар. телендә дә күзәтелә: пүр- «язмыш кушу», пүрен «шулай язган», пүремыш «боермыш, язмыш» һ.б. (к. Иванов-Тужаров: 181) һәм рус. бирчий (к. Боерчы ) сүзендә дә чагыла. Димәк, палаталь вариантлар бор. йогынтылы мәдәни чыганактан, ихтимал ки, болгар теленнән килә.

Боер- продуктив нигез: боерыл-у, боерыш-у; боермыш һ.б. К. Боерга-у, Боерык.



Предыдущая статья            Следующая статья