Тэтимол 2015

БОЕК-У(боекты, боегу) «запечалиться, молча переживать», (Троянский I: 250) «быть изнемождённым», себ. (Тумашева 1992: 178) пуйуқ-у (пуйуғу) «өшү, туңу» < гом. кыпч. буйуқ- (каз. бŏйық-, к.-калп. буйық-) «туңу, күшегү, бөршәю» ~ төр. диал., аз. буйух- «туңу, өшү», тув. бууқ- «өшү» ← бор. төрки (угыз.) буй- < бор. төрки (ДТС: 120) bu- «туңып калу» фигыленең интенсивлык ( кушымчасы, к. аш-уашык-у һ.б.ш.) формасы; боеқ < буйуқ (к. Боек ) сүзе исә икенче – фигыльләрдән сыйфат ясагыч ярдәмендә ясалган. К. ш. ук үзб. (ЎХШЛ: 56) буйу, буйуқ «каты суыклар». ЭСТЯ II: 242–243.

Бор. төрки bu- = буҙ- тамыры боз сүзе белән бердәй булса кирәк.

Боек- продуктив нигез: боегыл-у, боегыш-у, боектыр-у.



Предыдущая статья            Следующая статья