Тэтимол 2015

БОГЫЛ[бŏғŏл], диал. (ЗДС: 480, 485) могыл, мугул «стожок, копна» ~ алт. бугул, алт. диал., хак. пугул, пуул, монг. богол, бугул, букул, бохол > як. бугул (Пекарский: 534) һ.б. id. Күп телләрдән билгеле бугул//мугул (к. Могыл, Мүкләк ) «кабарынкы-тумпа нәрсә, йомры чыгынты» сүзеннән, к. манси. мукал, удм. быгыл «быгыл» (ихтимал, татарчадан), коми. бугыль «күз алмасы», венг. boglya «кибән», рус. бугор һ.б. Бу сүзләрнең үзенчәлекле тамыры буғ (к. Букча ), чаг. тат. диал. (ДС I: 37) бŏйŏт < бŏғŏт «калкып торган нәрсә», эвен. боңко «зуркорсак» һ.б.ш. (мисаллар чиксез күп). К. Аникин: 131, 137 («Яшел печән; махсус, сугарылган җир кишәре» сүзен богылга бәйли. Рус могила «кабер» сүзе төрки телләрдән – һунн теленнән – дигән фаразны Аникин кире кага).

Дерив.: (бер) богыллык (печән); богылла-у «богыл итеп өю».



Предыдущая статья            Следующая статья