Тэтимол 2015

БИЯЛӘЙ[бийәләй], диал. (ЗДС: 109) бәләй, били, бийәлей, себ. (Тумашева 1992: 149) мәгәләй, мийәли < гом. кыпч. биэлэй, биалай, алт., уйг. пәләй, кырг. мээлэй, алт. мäлäй ~ калм., монг. beelee, begelei id. һ.б. < чыгт. (Радлов IV: 1243, 1583) бäһлä «лачынчының күн бияләе» < фар., урду. bihla, bahla «лачынчыларның озын күн бияләе һәм күн иңсәсе (ерткыч кошларның үткен тырнагыннан саклану өчен махсус кием)». Каз. (ҚТДС: 66) биялай «кулкап, бияләй», ш. ук үзб. (ЎХШЛ: 53) бъйәлей, биялей «пирчәтке, бияләй» татарчадан булса кирәк. Гомумән, бу сүз төрки телләргә күптән кергән, к. як. (Пекарский: 428) бäлäнjiк «манжет», баланчи «бияләй һәм аучылар киемендәге махсус күн өлешләр». К. ш. ук Малахай, Мәләкәй, Мәләнчек. Platts: 191; Номинханов 1975: 126; Нұрмағамбетов: 23 (бу хезмәтләрдә мәгълүматлар аз).

Бияләй < бәһләи сүзнең төрки телләрдәге филиацияләре күп булса да, дериватлары күп түгел: бияләйле, бияләйлек, бияләйчән, бияләйчек (дип әйтергә мөмкин).



Предыдущая статья            Следующая статья