БИЯ[бийә], себ. пийә «кобыла, кабылица» < гом. кыпч., чыгт., уйг., төр. диал. бийэ, бийә, башк. бĕйә, шор. пäй, кырг. бээ ~ алт., тув. бээ, пää > хак. пии id. Бу сүзнең башлыча колынлаган яисә колынлы бияне белдерүеннән чыгып, А.М. Щербак (1961: 89) *бигә ~ бор. төрки *begä «бикә, бикәч» сүзе белән бәйли. Ләкин гомумән бу сүзнең этимологиясе авыр. Тат. диал. (ТТДС I: 107) бөйә «бия» ~ уйг., үзб. бүви, бүwи «ана» тәңгәлләштерүе дөрес булса, кырг. бээ яңгырашы да аңлашыла (алт., тув. бээ бор. кырг. теленнән була ала). Төркиләрдә атларны кешеләр белән тиңәштерү киң таралган. Ләкин А.М. Щербак фаразына раслагыч фактлар (арадаш форма вә мәгънәләр) җитенкерәми, к. ЭСТЯ II: 133–134. Бор. төрки (ДТС: 97) bi «бия» һәртөрле үзгә фаразларга да юл ача: сүзнең тамыры бий дип карарга мөмкин, ләкин ул чагында азаккы -йә/-ә нәрсәне белдерә? Бор. чыгт. (Төхфәт) бийи- «бия булып үсү» сүзеннән *бийиг, *бийэг «бия» сүзе ясала ала, ләкин андый сүз беркайда да теркәлмәгән. |