Тэтимол 2015

БИШМӘТ «стёганое пальто, бешмет», диал. (ТТДС I: 89; БҺҺ II: 49) «камзол; пиджак» > удм., рус. бешмет, чув. диал. пишмет «бишмәт», мар. (Упымарий: 181) пэшмэт «хатын-кызның туй костюмы» < фар. пэши бäнд «алдан бәйләүле, алдан каптырмалы (кием)» сүзеннән (пэш «салынып торган нәрсә», бäнд «бәйләвеч, каптырма һ.б.ш.»), к. каз. диал. (Аманжолов: 399) пеш пент, к.-калп. бешпент, кырг. бешмант, уйг. пәшмәт «бишмәт; хатын-кыз җиләне, озын камзул». Чаг. үзб. (ЎХШЛ: 218) пешонабанд > пэшнәвәт «кашбау» < фар. пешана бäнд «маңгай бәйләвече». Рус. бешмет тур. Юналеева 1982: 35–38.



Предыдущая статья            Следующая статья