Тэтимол 2015

БИЧЕРМАН «бесермянин, представитель этнографической группы обудмуртившихся тюрков в бассейне реки Чипца» ~ бор. зур бер төрки халык – мөселман кыпчаклар (Плано де Карпини: 24) – ихтимал, татарларның монгол яуларына кадәрге атамасыдыр. К. рус. бесерменин, басурман, бусурман, төр. диал. мүсүрман «мөселман» (Фасмер I: 160). Бичермән ~ бесермян этнонимы тур. Н.И. Тепляшина хезмәтләрендә («Язык бесермян», М., 1970 һ.б.) күп языла. Венгерларның бер группасы да böszörmen дип атала һәм бу сүз тур. венгер филологиясендә дә әдәбият зур. Бичермәннәр Алтын Урда чорында салым җыючылар булганнар.



Предыдущая статья            Следующая статья