Тэтимол 2015

БИТ I«лицо, щека; склон (горы); страница» (төрле мәгъ. тур. Рамазанова 2013: 26–29) < гом. төрки бэт id. Тув. бэьт (һәмзә белән) әйтешенә караганда, ниндидер ике иҗекле сүздән килә; бу сүзнең «ян» мәгънәсе дә бар (≈чув. пат), ул тат. сөйләшләрендә төрле төбәкләрдә очрый (аның битенә килдем), к.; ТТДС I: 88, Материалы по татарской диалектологии 1976: 68 һ.б. Һәм бу мәгънәне Рясянен шул ук бит ~ бэт сүзеннән, Радлов (IV: 1247) исә гарәпчәдән (бä‘д «соң, арт» сүзеннән) чыгара. Безнеңчә, монда фар. руй «йөз; каршы» (ба руй «каршына, янына») сүзеннән калька күзәтелә.

Бит < бэт сүзенең параллеләре – монг. телләрендә bütü, bötö, тунг. maty «кебек, шикелле», хант. mitte «кебек» (ЭСТЯ II: 121–122) бездә аеруча ышаныч уятмыйлар. Чув. пит «йөз, бит» татарчадан, пат < *бәт «яны, якыны» «төп чуваш» теленнән. К. Федотов I: 389, 436 (этимологик аңлатмалары фантастикага бай).

Дерив.: битле, битсез «оятсыз»; битлек, битлә-ү (мәс., китапны).



Предыдущая статья            Следующая статья