Тэтимол 2015

БИСТӘ «слобода; место остановки купцов» ~ мар. пэстэ «киртәләнеп алынган урын; утырыш, паҗма» < төр., фар. бäст, бäсте «сәүдәгәрләр өчен экстерриториаль кагылгысыз урын; гомумән, сугышлар вакытында да беркем дә керми торган утар» (к. Будагов I: 258). Бу сүзне рус. посад яисә место («шәһәрчек» мәгъ.) сүзләреннән дип аңлатулар (к. журнал «Деятель», № 6–7, 1903: 298; Вәлиди II: 483) дөрес түгел. К. ш. ук Räsänen 1923: 52; Тимергалин: 97.

Бистә сүзе тат. телендә «сәүдәгәр» мәгънәсен дә алган. Шуннан тел бистәсе, җыр бистәсе тәгъбирләре килә.

Фар. бэстэ, бор. фар. upasta сүзеннән килә, рус. төгәл эквиваленты постой «вакытлы тору урыны» (upa = по, sta = стой). Ахметьянов 1989: 129.



Предыдущая статья            Следующая статья