БИСМИЛЛА, бисмилляһи «о боже; именем Аллаха», күч. «с богом (доброе начало дела)». Сүзнең чыганагы – Коръәннең тугызынчы «Тәүбә» сүрәсеннән тыш, һәр сүрә башында килгән бисмилләһир-рахманир-рахим җөмләсе, «рәхимле, шәфкатьле Алланың исеме белән (башлыйк)» мәгъ. Бу сүзләр күрше телләргә дә кергән: мар. (Исанбаев 1978: 47) высмыла, смелла «бисмилла» һ.б., чув. пĕсмĕл, пĕсмĕлле id. тат. теленә кайтып кергән, к. диал. (ТРС II: 140) песмел «торжественное введение, речь к открытию собрания» (ешрак ирония төсмере белән әйтелә) һ.б. Дерив.: песмеллә-ү «әфсенләү, укыну», песмелсез «әдәпсез, ихтирамсыз; тәкәллефсез» һ.б. |