Тэтимол 2015

БИРЧӘ, биреч, пирец «мозоль; рубец раны» ~ чув. пирче, пирчев «каты шеш», к.-балк., ком. берч «тәндә каты төш, сөяк», каз. берiш «ак шеш» һ.б. бирт (к.) сүзе белән тамырдаш (биртчә? ). К. ш. ук себ. (Будагов I: 251) бирич «тиз генә сынмый торган (сабак)».

Дерив.: бирчәй-ү, бирчә-ү «сөялләнү, кату (мәс., яра кырыйлары яисә эштә күп ышкылу-кысылуга дучар кул өлешләре тур.)»; бирчәле «төерле, тигезсез (җеп яисә тукыма өслеге тур.)»; биреч-ү фигыле дә булган, к. каз. (ҚТДС: 69) берiшмек «эрене эчендә каткан шеш».

(Бу матдәдәге сүзләрнең кайберләрен мин үзем язып алдым. – Р.Ә.).



Предыдущая статья            Следующая статья