Тэтимол 2015

БИРКӘ диал. «причина, основание» (к. ДС I: 86), «основательный; расторопный» («бурычын биргән – биркә килен» диелә, к. ТХИ: Мәкальләр һәм әйтемнәр 1987: 375), «крепкий» (И. Хәлфин сүзлегендә биркәләнмәк «ныгынмак») < чыгт. бэркэ «нык; ныклык» ~ як., эвенк., эвен. һ.б. тунг. бэркэ «нык, көчле; бик тә; өлгер, елгыр, көчле, батыр», бор. монг. berke «ныклык, көч» > гом. төрки берк, бэрк id. к. Бик II.

К. ш. ук иске уйг. бәркә, тув. берге «кыенлык; ныклык таләп иткән эш». Иске телебездә бу сүз актив кулланылган; чув. пирке < тат. биркә «сәбәп», чув. парка (> мар. парга) «ныклы, көчле, шәп, өлгер, булдыклы» < тат. бәркә (к. Бәркә Фәкыйһ бор. шагыйрь исеме) id. > мар. перке «уңышлылык, ырам».

М.Р. Федотов (I: 433–434) чув. пирке сүзен пир-ке дип тарката һәм пир тамыры тур. сүз йөртә: аны мар. вир «сәбәп, сылтау» сүзе белән чагыштыра. Әмма монда очраклы охшашлык кына: мар. сүзенең биркә ~ пирге сүзенә катнашы юк. Чув. пирке сүзе, тат. теле материаллары һ.б. яктылыгында чув. (Федотов I: 386) парка «ныклы, саглам, сәламәт» сүзенең үзгенәсе, тик беренче вариант тат. (миш.) сөйләшләреннән алынма булса кирәк.

Диал. һәм китаби биркәсе(ндә) «аркасында, ярдәмендә» сүзе бар.



Предыдущая статья            Следующая статья