Тэтимол 2015

БИЛЕҢ, диал. пилең «болезненная пугливость; непроизвольная дрожь (от страха, переживаний)» ~ башк. билен, нуг. белең [бэлэң], төркм. белин, госм. бәлиң, алт. пäлиң «куркудан чирләү, кычкырып җибәрүчән булу», бор. төрки (ДТС: 94) beliŋ «курку, паника» һ.б., к. ш. ук эвенк. бэлиң «истерика», бэлииң- «куркудан дертләү, калтырау» – *бэл- тамырыннан, чаг. нан. бэлчи «тилемсә, тәтәш» (төрки телләрдән), маньч. бэли, бэлэр «тиләскәү» (чаг. тат. тиле-миле < тиле-биле).

Билең < бэлиң сүзенең дериватлары: тат. билеңләү (> диал. сөйл. билемләү) «куркып саташу», башк. билеңдә- < алт. белиңдэ, төр. belinle- «куркып калтырау»; тат. билтәк < бор. төрки beliŋtäg «коты очкан, куркудан сакау яки телсез калган» һ.б. (бүтән телләрдә дә бар). Рус. взбелениться «ярсудан тотлыгу» – төрки нигездән. К. Биләнке, Билтәк.



Предыдущая статья            Следующая статья