Тэтимол 2015

БИЛГЕ «знак, признак», тар. «пограничный знак; знак принадлежности земли кому-либо» (к. билге тек- «ставить такой знак») < гом. төрки, төр. belgi, бор. төрки belgü id.; бу сүз дөньяда иң таралган төрки сүздер, мөгаен, к. гом. монг. бэлгэ, бор. слав. белегь, венг. belyeg, ним. Beleg, гар. бәлҗә, билҗә «билге, белешмә», фар. бäлге «(судта) дәлил» һ.б. (Gombocz: 43; ЭСТЯ II: 108–111); төрки чыганакларда бу сүзнең бэлги, бэлгэ, бэлгү, пүлгү вариантлары билгеле.

Әгәр бу сүз гом. төрки бил- «белү» тамырыннан булса, гом. төрки билги, билгү > тат. белге булыр иде. Ләкин билге очрагында тамыр бэл һәм шул тамырдан мар. пäл- > пал- «белү, билгеләү», пäлы > палы «билге», чув. палла «белү, искәрү», паллă (< бәлле) «билгеле, билге» ~ чаг. төркм., үзб. диал., к.-калп., к.-балк. белли (бэлли), бор. төрки (ДТС: 100) billüg «билгеле» сүзе дә килә; гомумән, бэл сүзе фигыль дә, исем дә була алган.

Бэл һәм бил- сүзләре бердәй булса, алар бор. bäil «тамга; чик билгесе» тамырына кайтып кала (bil- < bäil- > bäl, bel). Бу bäil сүзен кыт. бэй «стела, кабер ташы» сүзе белән чагыштыралар (ССТМЯ I: 120); шуны әйтергә кирәк, бу әле *бәйл кыт. теленнән дигән сүз түгел: кытайлар үзләре бу сүзне төркиләрдән алган булуы ихтимал. Чөнки буш, киң дала-көтүлекләрдә «билге тегү»ләр күчмәннәр өчен әһәмиятлерәк. К. Билдә. Фасмер I: 147; Федотов I: 382–383.



Предыдущая статья            Следующая статья