Тэтимол 2015

БИЛӘ-Ү II«пеленать» (биләү «свивальник») диал. биелә-ү, бөйелә-ү id. бийә-, бөйә-ү «уратып бәйләү» фигыленең интенсивлык дәрәҗәсеннән (чаг. куу → куалау, сибү → сибәләү һ.б.ш.), к. ш. ук себ. (Будагов I: 304) бийе «кап, төргәк», чув. пийе, пийев «биләү (исем)», пийел «биләүсә», пийелĕх «биләүсәлек», пийеле- «бала биләү», пелче «биләүсә» < пиелче һ.б.; чув. теле материалы элек тат. пийел < биял ~ бөял «биләүсә, бәйләвеч» сүзе булганлыгын күрсәтә һәм билә-ү < биял-лә-ү дә була ала, чаг. үзб. диал. (ЎХШЛ: 51) бийәлләмәк «тәрбияләү» ~ к.-балк. белляү˘ «биләүсә». Чаг. ш. ук нуг., каз., к.-калп. бöле-, кырг., уйг. бöли-, төр. беле- «бала биләү» (ЭСТЯ II: 111–112), ләкин безнең чув.-тат. лексик материалы байрак. К. ш. ук Федотов I: 413; Фасмер III: 228–229 (төрки belänä «биләү» сүзе искә алына).

Рус этимологиясендә пелена, пелька «биләүсә» лат. pellis, *pellnis «тире» сүзенә тоташтырыла; ләкин (бигрәк тә пелька) ← *пель чув. пийĕл ~ тат. *биел сүзенә якын.

Барлык китерелгән сүзләрнең тамыры бор. төрки böj «хәрәкәтсезләндерү; хәрәкәтсезлек, паралич хәле» (шуннан ук тат. күз бөйлә-ү, ялгыш әйтелеше күз бәйләү «гипнозлау»). К. Биләүсә, Бөя, Бөят .



Предыдущая статья            Следующая статья