Тэтимол 2015

БИЛӘР «город Билярск»; название этнографической группы татар. Бу сүзнең тат. Бүләр ~ чув. Пүлер вариантлары бар һәм ул татарларда да, чувашларда да «изге җир» атамасы булган: анда танылган рухани Мәлем хуҗа торган. Шулар нигезендә без бу топоним гап-гади би-ләр (яшәгән кала) дигән фикергә килдек, чөнки тат. би ~ чув. пү (к. Би, бий ). ХII г. Болгар иленең иң зур шәһәре булып киткән Биләр ХII г. монголлар тарафыннан, соңрак Алтын Урда ханнары һәм руслар тарафыннан кат-кат туздырыла. Биләр халкы бердәм рәвештә көнчыгышка кача һәм этнографик төркем булып оеша. ХVII г. рус администрациясе «һичкайчан башкортча сөйләшмәгән» (С.И. Руденко) биләр ләрне башкорт кабиләләре җөмләсенә кертә. Шул нигездә хәзер кайбер башкорт тарихчылары Биләр шәһәрен башкортлар нигезләгән (!) дип раслый башладылар. Гомумән, Биләр ~ Бүләр сүзе тур. бәхәсләр дәвам итә. Безнең караш тур. к. безнең мәкалә: Биләр/Бүләр топонимы һәм татар халкының оешуы турында // «Мирас» 1992, № 7.

Бор. монг. чыганакларында булар диелгән аерым халык бүләр булса кирәк. Гомумән, болгар һәм бүләр сүзләрен буташтыру ХХ г. башларында да күзәтелгән.



Предыдущая статья            Следующая статья