БИЛӘҢКЕ «радикулит; больной радикулитом» – диал. билеңке id. – безнеңчә, бил белән баглы түгел, ә билең (к.) сүзеннән – биләңкеле кешенең кинәт билеңләп, кычкырып җибәрүеннән. Чаг. башк. (БТДҺ: 49) биләңке «өзлегү; сыкра, боелыгын тотмау авыруы», себ. (Тумашева 1992: 174) пидиң-ү, пилеңлә-ү «куркып саташу», пилиндзе «куркып саташучан». Тәүдә билеңке нервы авыруын белдергән, соңыннан, халык этимологиясенчә, бил сүзенә нисбәт ителгән. Шул ук хәл үзб. беләңги, белаңги «биле авыртучан» сүзендә дә күзәтелә. |