Тэтимол 2015

БИКТАШ, биктәш, биктәши «мусульманская секта бекташей, имевшая приверженцев и среди татар» – бикташиләр мәзһәбе 1210–1271 елларда Урта Азиядә һәм Төркиядә яшәгән Бәкташ Вәли исеменнән. Ул хәрбиләрнең һәм яничәриләрнең химаячесе булып исәпләнгән. Бикташиләр тәгълиматына күрә, намаз уку һәм ураза тоту саваплы, ләкин ихтыяри гамәлләр (мотлак фарыз түгел).

Татарларда Бикташ дигән хас исем һәм Урта Идел регионында Бикташ дигән авыллар бар. К. EI I. – L., 1960: 1161–1163 («бикташиләр тарихта зур роль уйнаган» диелә); Dobr. I: 293.



Предыдущая статья            Следующая статья