Тэтимол 2015

БИКЛӘ-Ү «запереть», иск. «вытвердить наизусть» (Коръән биклә-ү «Коръән ятлау») – Бик II сүзеннән: «ныгыту». «Ятлау» мәгънәсендә бор. бэрк «ныклы» сүзенең тәэсире сизелә, чаг. чув. пикле- «ятлау».

Төр., аз., кр.-тат. (Будагов I: 263) bekle- «каравыллау; сакта тору, көтү».

Дерив.: төрле мәгъ. биклән-ү, бикләт-ү, бикләш-ү, бикләштер-ү һ.б. Элек Бикләмеш дигән хас исем таралган булган, бу сүзнең конкрет мәгънәсе безгә ачык түгел (ихтимал «сакчы»дыр).



Предыдущая статья            Следующая статья