Тэтимол 2015

БИЗМӘН «безмен (рычажные весы; мера веса в 2,5 фунта)» ~ себ. бәзмән, бәсмән «авырлык үлчәме» (бай iндi бiр бäсмäн маi алды, ōн курäнкä ун алды, к. Радлов, Образцы ... IV: 323) > чув. писмен, мар. пезмен «бизмән; авырлык, тәй», пысман, песмäн «ызан, җир чиге» ~ удм. бисмянь, бесмен id. (бу мәгънә бор. бизмәнбаш «җир үлчәү өчен башына гер тагылган аркан» сүзеннән, чаг. удм. безменйыр «бизмәнбаш – зур башлы, бау аяклы явыз җен» ~ каз. батпанбас id.) ~ чув. пасман, пасмана «батман, дүрт пот» < болг. *бәзмән, бәзмәнәг >> абаз. базман «бизмән» һ.б. бор. *бәз, *баз «бал» һәм ман «авырлык үлчәме» сүзеннән, к. Батман.

Көньяк һәм көнч. төрки телләрдә бизмән сүзенең чагылышлары сирәк очрый (безгә тик хак. пизiбан «бизмән» билгеле), чөнки ул тарафларда умартачылык та үсешмәгән, аның каруы Европада bisman, bismari, дат. bismer, бор. ним. beseman, bezemer, чех. prezmen, пол. bezmian һ.б. «бизмән». Танылган инглиз кәшеф итүчесе Бессемер фамилиясе (шуннан бессемер «чуен эретү миче») «бизмәнче» дигән сүз икән, к. Kluge: 114.

Шунысы игътибарга лаек, санск. pariman, parman «үлчәү, шкала, авырлык, күләм», pariman dand «авырлык үлчәү таягы» – «бизмән» (Platts II: 253).

М.Р. Федотов (I: 435) чув. писмен сүзенең тат. бизмән сүзеннән икәнлеген әйтми һәм бик гомуми мәгълүмат бирә. Тик аның шәрәфенә әйтергә кирәк – ул М. Рясяненның бизмән < чув. виçмен (виç- «үлчәү») дигән фаразын кабул итми.



Предыдущая статья            Следующая статья