Тэтимол 2015

БИЕ-Ү[бĕйĕ-], диал. (м.-кар.) беҗе-ү «плясать» ~ каз., к.-калп., кырг., ком. бэйэ-, бäйä- «бию (фигыль)», би, бий «бию (исем)», нуг. диал. бити-, каз. диал. бүйи-, бор. төрки (ДТС: 131) büdi, büi, büti «бию» ~ алт. бидье, як. бити «бию (исем)» ~ монг. бэйэлэ-, бор. монг. böği- «бию» (Поппе 1938: 123); тикшеренүчеләр бу сүзләргә чув. диал. пач- ~ тат. пәч- «уңышка ирешү (шуннан – бию)» сүзен дә өстиләр, ләкин бу бик шикле. Гомумән, бор. төрки бöд «бию» һәм шуннан бöдu- «бию (фигыль)» ясалганлыгы шәйләнә. ЭСТЯ II: 131–133.

Бöд- «бию» бор. төрки böd «тәхет» сүзе белән бердәй булса кирәк: кыт. чыганакларында сюнну ханын сайлаганда, претендентны хәрби бию биетеп караулары турында әйтелә: кем биегрәк сикереп биесә, шул сайланган. Булачак хөкемдарның сәламәтлеген сынау барча бор. халыкларда булган гадәт (Дж.Дж. Фрэйзер). Bang: 38–40.

Дерив.: бию; биел-ү, биеш-ү; биет-ү һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья