Тэтимол 2015

БИДӘҮ [бидәw] «бесплодная, неродящая», диал. (Арсланов 1988: 74), бедеw, башк. биҙәү (карабиҙәү «һичбер бала тапмаган», акбиҙәү «бер генә бала тапкан», кыҙылбиҙәү «бер бала тапкач ырусыз калган хатын», к. БҺҺ II: 22, 134, 152) ~ нуг., кар. бедев id. чыгт., каз. бидәү «колынламый торган бия; бәдәви (гарәп) аты». Гарәп бияләре безнең якларда колынламаганлыктан, бу сүз «ырусыз, балатапмас» мәгънәсен алган; югыйсә нуг., ком. бедев, кырг. безөө, аз. бәдөв, бәдөй «бәдәви (гарәп) токымлы ярыш аты» < гар. бäдäвū «күчмәче, күчмән» (бәдү «дала») сүзеннән.

Чаг. чув. пĕтев «зур гәүдә, бәдән», тат. диал. мөтәк «атның бәкәл сөяге (ашыгы)» ~ рус. битюг «зур гәүдәле ат».



Предыдущая статья            Следующая статья