Тэтимол 2015

БИДӘР диал. (ЛТ I: 218, ТТДС I: 84) «рельефное украшение; рельефная вышивка; узоры, орнамент» ~ башк. биҙәр, каз., кырг. бедер «чуар каурый; орнамент, (бизәкле) кылыч» < бор. монг. beder, bedir «буй-буй бизәк», бур. будэр, бэдир id., як. бэдэр «селәүсен, мәчесыман хайван».

Эвенк. (ССТМЯ I: 120) бэдэр id. ~ бор. төрки (ДТС: 90–91) bediz, beiz «бидәр; зиннәтле бина; рәсем», bediz- «бизәү», beäz «икона» ← bed-, bedi- «бизәү, орнамент һ.б. ясау». Гомуми закончалык буенча бидәр ~ бэдэр борынгырак булырга тиеш, ләкин ул төрки сүз, монг. сүзе түгел. Ихтимал, кр.-тат. (Dobr. I: 289–290) beder, büdĭr ~ төр. pütür «кытыршы (өслек тур.)» бидәр сүзенә тамырдаштыр. Кр.-тат. beder-beder ~ төр. pütür-pütür «рельефлы (өслек тур.)» сүзе бөдрә сүзен хәтерләтә башлый. К. Бизәк.

Дерив.: бидәрлә-ү «рельефлы бизәк ясау», бидәрле, к. иске җырда:

Ал бидәрле, гөл бидәрле

Кайсы байның чанасы...



Предыдущая статья            Следующая статья