БИГЕР, бигәр «удмуртское название татар». Болгар этнонимы IX г. башларында Урта Идел регионына килеп дәүләт корган кавемнең үзатамасы булган. Ләкин бу җирләрдә аларга кадәр үк азмы-күпме төркиләр булган булса кирәк. Х г. башларында, мәшһүр сәяхәтче Ибне Фазлан хәбәр иткәнчә, Болгарстанда болгарларның үзләреннән тыш, бәрәнҗәр, берсула, эскел һәм сувар дигән этник төркемнәр дә булган һәм алар болгарлар белән бергә килгәннәр дип раслап булмый. Әмма ул төркемнәр дә тора-бара болгар этнонимын кабул иткәннәр. Шунысы кызык ки, болгар этнонимы безнең күрше халыклардан удмуртларда бигер, бүгöр, вугор «татар» вариантларында чагылыш таба. Бүгор, вугор сүзләре удм. теленең көньяк-көнб. диалектында бувгәр, бувгар сүзеннән килә: мәзкүр диалектта иҗек азагындагы л авазы в(w) авазы белән алмаштырыла. Бүгорның Бигәргә әверелүе шуның белән аңлатыла: удм. теленең күпчелек сөйләшләрендә ү авазы юк, ул и авазына күчә (ү > и). Шулай итеп булгар > бүлгәр > бүвгәр ~ бигәр килеп чыккан. Күрәсең, болгар белән фин-угор халыкларыннан беренче буларак бор. удмуртлар багланышка кергәннәр. Шушы фактлар яктылыгында кайберәүләрнең бор. скандинав язма ядкәрләрендә очраган Биарм дигән ил атамасын удмуртча бигер «татар» сүзе белән баглавының нигезсезлеге дә күзгә ташлана. Гомумән алганда, бу турыда сөйләп тору да артык сүз, әмма әлеге гипотеза вакыт-вакыт матбугатта үзенең кәсәфәтен күрсәтә. Мәс., «Республика Татарстан» газетының 17 август (2000 ел) санында Фәрит Нуретдинов дигән кеше «Викинги в городе Дракона» исемле мәкалә бастырып, анда күп кенә татар топонимнарын викинглар – герман кабиләсе теленнән чыгып аңлатыла. Үзенең фантастик фаразларында ул М. Зәкиевка таяна. Шунысы кызык ки, кайбер һәвәскәр тарихчылар төрки-татарларны ничек тә «атаклы» объектларга – һәртөрле грекларга, юнаннарга, этрускларга, һич булмаса викингларга тоташтырырга тырышалыр. Балалар авыруы! Әйтерсең без кешедән ким. |