Тэтимол 2015

БИГӘН-Ү диал. «крепиться душой; надеяться, стремиться» > чув. пикен- (пигэн-) id. (нишләптер тат. әд. теленә кермәгән бу киң таралган сүз чув. телендә киң кулланыла), к. тат. диал. (ТТДС I: 85; БТДҺ: 47; Тумашева 1992: 43, 151) бийән-ү, пийән-ү «өметләнү, булырына ышану» ~ кар. биян- «(хәлләр әйбәтләгенә) шатлану», бигән- «бигәнү», ком. бегин- «ныгу», каз., к.-калп., кырг. беки-, бекин-, к.-балк. бегин- «ныгу; карарлану, карарлашу» һ.б. (ЭСТЯ II: 101) < уйг. бәркин-, бекин- «ныгу, ныгыну», бәрки-, беки- «ныгыту», нуг. берки- id. һ.б. гом. төрки берк [бэрк], бәрк «нык, бик» сүзеннән, к. ш. ук төркм. бекемек «көчлеләндермәк», беркемек «каты булмак», төр. beğen- «ярату, соклану, канәгать булу, өметләнеп шатлану», венг. beke «рухи тынычлык» ~ төр. диал. bikik id., к.-балк. бегим «карар» һ.б. К. Бик I, Бик II, Биркә. Dobr. I: 290–291 (сүзнең киң дерив. һәм төрле мәгъ. күрсәтелә).



Предыдущая статья            Следующая статья