Тэтимол 2015

БЕЧӘ (Х. Мөслими, «Тәварихы Болгария»дә) «Вятка, Нократ» < мар. Бичä, Виче, Пицэ «Нократ; гомумән зур елга, идел» (Ош Виче «Ак Идел, Агыйдел»). К. Гордеев II: 117–118. Шул ук «Тәварихы Болгария»дә искә алынган «мәшһүр елга» – Чуашпсә = Чуаш писа «Чуаш иделе» – Чипча булса кирәк (Чипча буйларында бер төркем чуваш халкы яшәгәнлеге мәгълүм).



Предыдущая статья            Следующая статья