БЕРКЕТ-Ү «прикрепить» – этимологик җәһәттән дөресе биркет-ү – гом. төрки бэрки- «ныгу» (к. Бигән-ү, Бик II ) фигыленнән йөкл. юн. формасы; беркет-ү сүзенең яңгырашына берек-ү фигыле тәэсир иткән (хәлбуки берегү һәм беркетү тамырдаш түгел). Бу сүз ХХ г. активлаштырылып, беркетел-ү, беркеткеч, беркетмә сүзләренә яңа мәгъ. бирелгән. |