Тэтимол 2015

БЕРЕК-Ү(берегү) «объединиться; прикрепиться, крепко пристать» < гом. төрки бирик- id. (ЭСТЯ II: 148); формаль җәһәттән бере- дигән фигыльдән, аның интенсивлык формасы булырга тиеш, ләкин андый фигыль теркәлмәгән. Берек- фигыленең ясалуына гом. төрки бэрк «ныклы, каты» сүзе тәэсир иткән. К. Беркет-ү.

ХХ г. берек- нигезеннән (аңача булганлыгы шикле) берек исем сүзе ясап, аңа «союз» мәгънәсен биреп маташканнар: Советлар береге диелгән.



Предыдущая статья            Следующая статья