Тэтимол 2015

БЕРӘЙ, берәйе (ЗДС: 114) «какой-нибудь» ~ төр. birey id. һ.б. (гом. төрки сүз булса кирәк, ләкин теркәлми), ихтимал, бор. төрки (ДТС: 101) birägü «берәү, берәр» сүзеннәндер (шуннан ук – берәү ). Икенче яктан берәгәй (к.) сүзеннән дә килеп чыга ала.

Мантыйк буенча, «нинди дә булса бер» мәгъ. тат. әд. теле ошбу шактый киң таралган берәй сүзен кулланырга тиеш иде, ләкин нишләптер берәр «берәмләп» сүзенә омоним берәр сүзе активлаштырылган: берәй кеше диясенә берәр кеше диләр. Казан тирәсендә һәм мишәрләрдә берәй сүзе юктыр, күрәсең.



Предыдущая статья            Следующая статья