Тэтимол 2015

БЕРӘГӘЙ «ядрёный, стоящий», тулы формасы берәгәйле > мар. берäгäй, бäрäгäй «саллы, авыр» (к. Гордеев I: 198, 214) ~ каз., к.-калп. бирәгәй, берәгәй, id., ихтимал, кыт. гү, гэ, гэгэ «данә» сүзе ялганып, бир «бер» сүзеннән ясалгандыр (к. Pritsak: 55): берәгәй белән берәй «бер тапкыр, бер данә» бердәй тарихи нигездән булса кирәк: берәгәй < бирәгәй < бирәгәә > бирәй > берәй. К. хак. пирээ «берәй, нинди дә булса бер».

Дерив.: берәгәйләп, берәгәйле.



Предыдущая статья            Следующая статья