Тэтимол 2015

БЕР «один» < гом. төрки бир id.; тамыр бәйләнешләре ачык түгел, Г. Рамстедт тунг. бури «барча, һәммәсе» сүзе белән чагыштыра, ләкин бу фараз гына; бармак белән чагыштыру (Л. Җәләй, Н. Борһанова) бөтенләй чәрексез (к. Бармак ). Рус. һ.б. первый ~ тохар. pärwat «тәүге, элекке; иң өлкән» белән чагыштыру да бик юраулы.

Бер сүзеннән тат. телендә генә дә йөзләрчә кушма сүз ясалган һәм аның гайре регуляр дериватлары да аз түгел:

берәү < бор. төрки бирәгү; -әгү өлеше (ш. ук икәгү «икәү» һ.б.) кыт. гэ, гү «данә» сүзеннән дигән фараз бар; чаг. ш. ук Берәгәй;

берең «коллективтан, төркемнән бер кеше», бер-берең «үзара якын мөнәсәбәттә булган кешеләр»;

бергенәм «кадерле кешем» һ.б.

бер- юклыкны белдерә торган компонент буларак тәүге һич төшерелү – эллипсис нәтиҗәсендә килеп чыккан: беркайчан < һичберкайчан, беркем < һичберкем һ.б. Räsänen 1969: 92; Федотов I: 421–422.

Гади дерив.: бер-бер «нинди дә булса көтелмәгән», бергә-бер, бердәнбер, беренче, берләш-ү, берле, берлек һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья