Тэтимол 2015

БЕНЗИН «бензин» < рус. < фр. le benzoin < төр. lüban cavi «Ява җәве (җавы)» сүзеннән: иҗеген французлар үзләренең артикле дип уйлаганнар. Шулай итеп, бензин сүзе тәркибендә төрки җәү сүзе бар. К. Kluge: 109.

Фәнни-техник терминологиядә бензо нигезеннән күп сүзләр ясалган. Мәс., бензол сүзен нимес химигы Либих иҗат иткән.

Суматра һәм Ява утраулары берара Госманлы империясе составында булганнар (үз теләкләре белән хәлифәгә буйсынганнар). Шул чорда Төркиягә Индонезиядән табигый бензин китерелгән.



Предыдущая статья            Следующая статья