Тэтимол 2015

БЕЛ-Ү «знать; узнать; суметь» < гом. төрки бил- (себ. тат., чув. пĕл-, себ. төрки пил-) id. як. ш. ук «идарә итү»; бу бик тә киң кулланышлы фигыльнең этимологиясе өчен чув. пал, палă, палкă «билге», палла- «белү, тану», паллă «билгеле, атаклы» сүзләре (Ашмарин IX: 82–85) әһәмиятле – алар бәл- < бэл- вариантыннан килә: болг. bäljük «һәйкәл, кабер ташы» > мар. пäлы, пäлык «билге, тамга», венг. belyeg «билге» (Gombocz 1912: 43), төр. bellek «истәлек», belle- «истәлек итү, ядкәр итү; сагышлау, сагыну», bel «билге, тамга», belli ~ гаг. белли, үзб. диал. белли «тамга, билге» (ЎХШЛ: 50) – мәзкүр телләрдә шул ук вакытта бил- сүзе һәм аның дериватлары да бар. Һәм тат. телендә дә бел- белән рәттән билге, билдә! Хәлбуки монда төптән үк ике сүз булырга тиеш түгел. Димәк, тат. бел- һәм бил-, гом. төрки бил- һәм бэл (бәл) вариантлары өченче бер – төп варианттан – *бәйл-дән килеп чыкканнар (бил < бәйл > бәл-).

Бу сүз исә борынгыча исемне дә, фигыльне дә белдергән: «биләмә чиге; билгеләү» һәм «биләмә чиге билгесе». *Бәйлне кытайча бэй «стела, кабер башы» белән чагыштырып була. К. Белге, Билге, Биләү, Бүләк. Будагов I: 267–269; Räsänen 1969: 75; ЭСТЯ I: 138; Федотов I: 49. Рус. белмес «белмим» тур. Аникин: 126.

Дерив.: белен-ү, белеш-ү, белдер-ү; белгеч; белек; белеш; белдек (үз белдеге).



Предыдущая статья            Следующая статья