Тэтимол 2015

БЕЛӘҮ [бĕләw] «оселок, брусок» ~ чув. пĕлев, мар. пюлау, пӹлау (Исанбаев 1978: 38) удм. билёү бор. төрки bilägü id. сүзеннән килә һәм барлык төрки телләрдә диярлек рефлекслы (ЭСТЯ II: 142–143). Федотов I: 419–420. Тат. сөйл. беләү «ипинең көя төшкән катысы», беләү җара «озак төзәлми торган яра» – икенчел мәгънәләр.



Предыдущая статья            Следующая статья