Тэтимол 2015

БЕЛӘК, себ. тат. пеләк «рука (от кисти до плеча)» < гом. төрки билек, билäк «запястье; редко нижняя часть рукава» ~ эвенк., эвен. һ.б.ш. билан, билэн id. Күренеп торганча, яисә -әк кушымчасы ярдәмендә ясалган. Ләкин сүз нигезе бик үк ачык-аян түгел. Чаг. Бил. ЭСТЯ II: 145. Бор. алт. теленнән килә дигән фикер бар, к. Рамазанова 2013: 104 (сүзнең күп күч. мәгъ. күрсәтелә).

Дерив.: беләкле «көчле» мәгъ.; беләксә «урак урганда беләккә киелә торган кием».



Предыдущая статья            Следующая статья