Тэтимол 2015

БЕЛӘЗЕК «браслет; запястье» < гом. кыпч., төр. билезик сүзен Ф. Корш XIX г. ук билэк йүзүк «беләк йөзек» дип аңлаткан һәм бу аңлатма шуннан соң күп тапкырлар кабатланды. Ләкин бу дөрес түгел (к. Gombocz: 46–47), к. себ. пеләлек, пеләрек, кырг. билерезик, аз. биләрзик, бор. монг. bilečüg, калм. bilürüg «беләзек», хәз. монг. билэчэг, бур. бэһэлиг < бэсэлиг < бэлэчүг һ.б. (вариантлар бик күп). Нигезе – бор. *билэр «анатомик беләзек» чыннан да беләк белән тамырдаш, ләкин монда билэк элементы юк! К. Беләк.

Мар., удм. бӹлазӹк «беләзек, манжет, күчәр тулкасы» < тат. К. Пекарский I: 467; Тумашева 1992: 172. Рус. бел(ь)чук «кул беләзеге, йөзек» ~ тат. беләзек тур. к. Фасмер I: 150, шунда ук әдәбият күрсәтелә. Гомумән, бу сүз күп күрше (гар., венг., слав.) телләренә алынган.



Предыдущая статья            Следующая статья