Тэтимол 2015

БЕЗГЕЛДӘК, бизгелдәк, себ. (Рамазанова 2001: 97) пискәнәк «стрепет» ~ башк. биҙгәләк, безгелдек, үзб. безгалдак, каз., к.-калп. безгелдек id. ~ тат. диал. (ТТДС I: 84) бизгелдә- «ваксу, капризлану», башк. бизгелдә- «елаклау; самаклау, калтыранып такмаклап елау», к.-калп. безеңле- «тыз-быз йөрү», үзб. безангла- «сискәнү, калтырану» һ.б. бор. төрки (ДТС: 91) bez- «калтырау, тетрәү» сүзеннән, к. Безлә-ү, Биз II, Бизгәк. К. ш. ук диал. (ЗДС: 112, 533) безбелдек «сагызак, шөпшәнең бер төре», писелтәк «каушаучан», нуг. безгелек «боҗыр», безелен- «күкәй салырга урын эзләү».



Предыдущая статья            Следующая статья